Фотография
click to show
click to show
Татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) тапшыру өчен гариза бирүгә 8 көн калды!
11нче сыйныф укучылары татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) тапшыра ала. Имтиханга 2026 елның 1 февраленә кадәр сыйныф җитәкчесе аша язылырга мөмкин.
Интертат язуынча, 2025 уку елында татар теленнән Бердәм республика имтиханын 32 укучы тапшырган. Аларның күбесе (19 укучы) Казан мәктәпләреннән. Шулай ук Яр Чаллы, Түбән Кама, Биектау, Кайбыч, Мөслим, Актаныш, Әтнә, Чистай һәм Бөгелмә районнарыннан укучылар бар.
2024 елда татар теленнән бердәм республика имтиханын нибары 7 укучы тапшырган. Азмы-күпме үсеш булса да, Татарстанда 11 сыйныфны тәмамлаучылар саны белән чагыштырганда, бу — аяныч күренеш.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстан мәктәпләрен 2025 елда 15 060 укучы тәмамлаган.
2.2K ·