ChatCrawlersearch across public Telegram Open the app
Ч

Чат Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ Chat

сообщение · 2026-02-28 16:31 UTC
I
Фотография
click to show
Блогер Рәмзия Әхмәдуллинадан тавык рулеты рецепты Кирәк уртача зурлыктагы бер тавык 15–20 данә караҗимеш 2 чәй кашыгы аджика 2-3 тырнак сарымсак ярты чәй кашыгы тоз кашык очында кара борыч. Эш барышы Тавыкны юып, тиресен ертмыйча гына итен сөягеннән аралыйбыз. Сөягеннән араланган итне тиресе белән аска тактага салабыз. Түш итен юкартып кисеп, тиресе күренеп торган, ите юкарак булган урыннарга каплыйбыз. Итне чүкеч белән таплыйбыз, тоз һәм кара борыч сибәбез. Юка итеп аджика ягабыз. Сарымсакны пресстан чыгарып яки вак угычтан уып ит өстенә сибәбез. Төше алынган һәм юылган караҗимешләрне тавыкның муен ягына бер рәт итеп тезәбез. Шул яктан башлап, тыгыз итеп төрәбез. Рулетны җиңсәгә төрәбез. Баш-башларын һәм уртадан ике җиреннән бәйлибез, берничә җиреннән тишкәлибез. Рулетны, 1,5 см булганчы су салынган табага куеп, 180 градуслы мичтә 50 минутлап пешерәбез. Мичтән алгач, тәмам суынып беткәнче, өстенә сулы банка куеп торабыз. Суынган рулетны кисеп, яшелчәләр белән бизәп табынга чыгарабыз. #Аш_су
410 ·

Вся лента · оригинал в Telegram

Open in Telegram Каталог площадок Искать в ChatCrawler

A snapshot of an open public feed from the search index ChatCrawler — “Google for public Telegram”; refreshed as the venue is crawled. Times are UTC.

Public content only, official Telegram API. About · FAQ · What we do not do · Remove a page · Catalog