20 July 2026
Фотография
click to show
click to show
Фотография
click to show
click to show
21 July 2026
Фотография
click to show
click to show
Наил Касыйм
Кайчан гына очрашырбыз?
Якты кояш сине күрә,
Чәчләреңне назлый җилләр генә...
Кояш, җилләр, юл күрсәтеп,
Очраштырмый безне җирдә нигә?
Кайчан гына очрашырбыз?
Онытыр идем сагышымны.
Күкрәгемә кочып, елый-елый,
Тыңлар идем назлы тавышыңны.
Көткән язлар китеп барды,
Синсез генә керәм инде көзгә,
Ялгызлыкның газаплары
Йөрәгемне минем өзә, өзә...
Кемнәр генә сине белә,
Нурлы йөзләреңне көн дә күрә?
Эзләп тапсам сине ал таңнарда,
Уятырмын назлап үбә-үбә.
Кайчан гына очрашырбыз?
Онытыр идем сагышымны.
Моңлы җырлар кебек тыңлар идем,
Тыңлар идем назлы тавышыңны.
#Хәерлеиртә
52 · Фотография
click to show
click to show
Өйдә тузан булмасын, дөресрәге, азрак булсын өчен менә нәрсәләр эшләргә кирәк:
🧹Бүлмәдә тукымалар санын киметергә тырышыгыз: пледларны, диван җәймәләрен, декоратив мендәрләрне...
🧹 Идән юганда карават-диван асларын да сөртеп алырга тырышыгыз.
🧹 Өйне җыештырганда паласларны күтәреп, аларның асларын да суыртыгыз – берничә атнага бер тапкыр булса да.
🧹 Диван өсләрендәге тузаннарны да суыртыгыз.
🧹 Бүлмә гөлләрегезнең яфракларын сөртегез.
🧹 Җилле көннәрдә тәрәзәләрегезне ачмаска тырышыгыз.
🧹 Газета-журналларны ачык киштәләрдә сакламагыз, шкаф эчләрендә тотыгыз. Яки инде укып чыккач, ташлагыз.
🧹 Бүлмәләрне җилләтергә дип кайсы тәрәзәләрегезне күбрәк ачасыз, шуларга москит сеткалары куярга тырышыгыз. Бу сеткалар сезне тузаннан да саклар.
🧹 Өй җыештырганда микрофибраны кулланырга тырышыгыз. Тузанны гади чүпрәк белән түгел, микрофибрадан ясалган салфетка белән сөртү әйбәтрәк.
46 · Фотография
click to show
39 · click to show
Видео
click to show
click to show
Казанның «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда 10 метр һәм 14 сантиметрлы чәкчәк манарасы төзелде. Чәкчәкне торгызуда катнашкан танылган кондитер Ренат Әгъзамов десертның биеклеге дүрт катлы бинага тигез икәнлеген искәртте. Чәкчәкне ясауда профессиональ пешекчеләр дә, гади кешеләр дә катнашкан.
📹Фәгыйлә Шакирова
42 · Фотография
click to show
click to show
Фотография
click to show
click to show
Җәйне ничек кенә түземсезләнеп көтсәк тә, ничек кенә яратсак та, челлә вакытында күпләр үзләрен начар хис итә. Эссе көннәрне җиңелрәк һәм сәламәтлеккә зыян китерми генә кичерү өчен билгеле бер кагыйдәләр бар. Казан шәһәрендәге 21 нче сырхауханәнең терапия бүлеге мөдире Илүзә КАМАЕВА киңәшләре карточкаларда.
39 · Фотография
click to show
click to show
Фотография
click to show
click to show
Фотография
click to show
click to show
Фотография
click to show
click to show
Фотография
click to show
click to show
Фотография
click to show
click to show
Бүген үзенең туган көнендә яраткан актрисабыз, Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмованы сагынып искә алабыз.
Бер-бер артлы ул уйнаган рольләр күз алдыннан үтә. Чая кызлар, теле телгә йокмый торган әбиләр, сагышлы хатыннар... Үзенең бөтен барлыгы, яшәү рәвеше, иҗаты белән чын татар хатыны булып калган Фирдәвес апабыз ул!
Әйдәгез, бирелгән сорауларга дөрес җавапларны сайлап, аны ничек яратуыбызны раслыйк👇🏼👇🏼👇🏼
34 · Фотография
click to show
click to show
Фотография
click to show
click to show
Опрос
click to show
33 · click to show
Опрос
click to show
34 · click to show
Опрос
click to show
34 · click to show
Опрос
click to show
35 · click to show
Опрос
click to show
34 · click to show
Опрос
click to show
37 · click to show
Опрос
click to show
37 · click to show