ChatCrawlersearch across public Telegram Open the app
Ч

Чат Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ Chat

сообщение · 2026-07-21 10:07 UTC
I
Фотография
click to show
Өйдә тузан булмасын, дөресрәге, азрак булсын өчен менә нәрсәләр эшләргә кирәк: 🧹Бүлмәдә тукымалар санын киметергә тырышыгыз: пледларны, диван җәймәләрен, декоратив мендәрләрне... 🧹 Идән юганда карават-диван асларын да сөртеп алырга тырышыгыз. 🧹 Өйне җыештырганда паласларны күтәреп, аларның асларын да суыртыгыз – берничә атнага бер тапкыр булса да. 🧹 Диван өсләрендәге тузаннарны да суыртыгыз. 🧹 Бүлмә гөлләрегезнең яфракларын сөртегез. 🧹 Җилле көннәрдә тәрәзәләрегезне ачмаска тырышыгыз. 🧹 Газета-журналларны ачык киштәләрдә сакламагыз, шкаф эчләрендә тотыгыз. Яки инде укып чыккач, ташлагыз. 🧹 Бүлмәләрне җилләтергә дип кайсы тәрәзәләрегезне күбрәк ачасыз, шуларга  москит сеткалары куярга тырышыгыз. Бу сеткалар сезне тузаннан да саклар. 🧹 Өй җыештырганда микрофибраны кулланырга тырышыгыз. Тузанны гади чүпрәк белән түгел, микрофибрадан ясалган салфетка белән сөртү әйбәтрәк. 
46 ·

Вся лента · оригинал в Telegram

Open in Telegram Каталог площадок Искать в ChatCrawler

A snapshot of an open public feed from the search index ChatCrawler — “Google for public Telegram”; refreshed as the venue is crawled. Times are UTC.

Public content only, official Telegram API. About · FAQ · What we do not do · Remove a page · Catalog