ChatCrawlersearch across public Telegram Open the app
Ч

Чат Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ Chat

snapshot for February 2026
February 2026 ×
27 February 2026
Видео
click to show
Ярату һәм дәрт бию телендә «Ал яулыклы язмышым» спектакле. 📹 Чулпан Галиәхмәтова
419 ·
I
Видео
click to show
Яшь иҗат әһелләре башкаруында Әнгам Атнабаевның иң популяр җырлары. Сезгә кайсы күбрәк ошый? Безнең Max каналына кушылыгыз
471 ·
28 February 2026
Видео
click to show
Казанның ун ноктасында хәйрия ифтары узды. Масштаблы чара Fashion Iftar проектының ун еллыгына багышланды. Мәскәү базары ифтар мәҗлесен бик үзенчәлекле итеп уздырган. 📹Фәгыйлә Шакирова #рамазан #ифтарлар #татмедиа Безнең Max каналына кушылыгыз
421 ·
Фотография
click to show
Без аны «Хәерле иртә!» тапшырулары аша яраттык. Кояшлы шигырьләре, популяр җырлары белән ул үзен якты моңнар иясе итеп танытты. Язучы, шагыйрә, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Шәмсия ҖИҺАНГИРОВАны күркәм юбилее - 75 яшь тулу көне белән котлыйбыз! Меңнәрнең яраткан шагыйрәсенә иҗат уңышлары телибез! Без MAXта
399 ·
I
Видео
click to show
Була инде... үскәндә... Егылып борын канатсам, Яки башны тишкәндә, Елый-елый өйгә керсәм, Әйтеп куяр иде әнкәй: "Ярар, ярар... елап торма, Иртәгә үк төзәлә ул. Була инде... үскәндә..." ...Язмыш җиле, сыйпамыйча, Йөзгә бәреп искәндә, Нәүмиз җаным телем-телем Ачы кайгы кискәндә, Абынып-сөрлегеп калсам, Юньсез бәндәләргә тарсам Гомер юлын кичкәндә, Үз-үземне юатам мин: "Ярар, ярар... елап торма! Яши-яши төзәлә ул... Була инде... үскәндә..." Шәмсия Җиһангирова
1.9K ·
I
Фотография
click to show
Фотография
click to show
Фотография
click to show
Фотография
click to show
Фотография
click to show
Фотография
click to show
Фотография
click to show
Блогер Рәмзия Әхмәдуллинадан тавык рулеты рецепты Кирәк уртача зурлыктагы бер тавык 15–20 данә караҗимеш 2 чәй кашыгы аджика 2-3 тырнак сарымсак ярты чәй кашыгы тоз кашык очында кара борыч. Эш барышы Тавыкны юып, тиресен ертмыйча гына итен сөягеннән аралыйбыз. Сөягеннән араланган итне тиресе белән аска тактага салабыз. Түш итен юкартып кисеп, тиресе күренеп торган, ите юкарак булган урыннарга каплыйбыз. Итне чүкеч белән таплыйбыз, тоз һәм кара борыч сибәбез. Юка итеп аджика ягабыз. Сарымсакны пресстан чыгарып яки вак угычтан уып ит өстенә сибәбез. Төше алынган һәм юылган караҗимешләрне тавыкның муен ягына бер рәт итеп тезәбез. Шул яктан башлап, тыгыз итеп төрәбез. Рулетны җиңсәгә төрәбез. Баш-башларын һәм уртадан ике җиреннән бәйлибез, берничә җиреннән тишкәлибез. Рулетны, 1,5 см булганчы су салынган табага куеп, 180 градуслы мичтә 50 минутлап пешерәбез. Мичтән алгач, тәмам суынып беткәнче, өстенә сулы банка куеп торабыз. Суынган рулетны кисеп, яшелчәләр белән бизәп табынга чыгарабыз. #Аш_су
465 ·
I
id 1214705155Фотография
Обожаю такие рулеты! Готовила похожий, получается невероятно вкусно и по-настоящему здорово. 😋 Если планируешь интервальное голодание, этот рулет станет отличным белковым перекусом. Классно, что можно готовить его заранее и всегда иметь под рукой! @Likeamofitnessbot очень помогает с составлением плана питания для таких случаев.
Фотография
click to show
Фотография
click to show
Фотография
click to show
Фотография
click to show
Фотография
click to show
Фотография
click to show
Фотография
click to show
Кеше озак хөрмә җимеше һәм су белән генә тукланып тора ала, анда кеше организмы өчен кирәкле барлык матдәләр бар. Без MAXта
516 ·
I
Видео
click to show
Быелгы карлы кышның соңгы көне... Без MAXта
445 ·
Open in Telegram Каталог площадок Искать в ChatCrawler

A snapshot of an open public feed from the search index ChatCrawler — “Google for public Telegram”; refreshed as the venue is crawled. Times are UTC.

Public content only, official Telegram API. About · FAQ · What we do not do · Remove a page · Catalog